Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда диспансеризация һәм планлы медицина ярдәме яңартыла

24 февральдән башлап, Татарстанның медицина учреждениеләрендә халыкка диспансеризация үткәрү һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү торгызыла.

Шул исәптән поликлиникаларда коронавирус кичерүчеләргә тирәнтен диспансеризация, планлы амбулатор медицина ярдәме, профилактика тикшеренүләре уздыру яңартыла, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Ведомство башлыгы Марат Садыйков медицина оешмаларының гадәти эшен яңартып җибәрү турында боерыкка кул куйган.

Моннан тыш, 28 февральдән «Мобиль поликлиника» күчмә комплексларының эше дә торгызыла.

Исегезгә төшерәбез: 2 февральдән республикада, коронавируска бәйле вазгыятьнең катлаулануы сәбәпле, зурларга планлы медицина ярдәме күрсәтү һәм диспансеризация уздыру туктатылган иде.
Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев