Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган

Урып-җыю эшләре буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Бүгенге көнгә Татарстанда игеннәр 1 миллион гектардан артык мәйданда суктырылган, планның 74 проценты үтәлгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бер гектардан уртача уңдырышлылык 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.
Алабугада бер гектардан уртача уңдырышлылык — уртача 32 центнер. Бодайның уңышы бер гектардан 36,9 центнер тәшкил итә, арыш — 31 ц/га, арпа — 30,6 ц/га, борчак — 25,8 ц/га, сабан бодае — 32,7 ц/га, солы — 29,8 ц/га.
Алабуга районында 10,2 мең тонна печән, 45 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев