Татарстанда ел ахырына кадәр 21 гериатрия кабинеты ачылачак
2021 елда тагын шундый 9 кабинет ачылыр дип көтелә.
2020 ел ахырына кадәр Татарстанның барлык районнарында гериатрия кабинетлары ачылачак.
ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, быел барлык муниципалитетларда 21 гериатрия кабинеты барлыкка киләчәк. Ә киләсе елда тагын шундый 9 кабинет ачылачак.
Гериатрия кабинетлары «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында ачыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев