Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда эссе һава торышы кире кайта

28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36..+37 градуска җитәчәк.

Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чувашиядә һәм Ульяновск өлкәсендә якын көннәрдә бик эссе булуы көтелә — көндез термометрның терекөмеш баганасы +30..+39 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Тагын берничә төбәктә — Татарстан, Чувашия, Ульяновск өлкәсе, Таймыр, Сахалин һәм Ханты-Манси автономияле округында якын көннәрдә температура фоны 7 һәм аннан да артыграк градуска югары булачак», — диде метеоролог.

Аның сүзләренчә, 28 һәм 29 июльдә республикада һава температурасы +36..+37 градуска җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев