Татарстанда ял көннәрендә −4 градуска кадәр төнге салкыннар фаразлана
Ял көннәрендә Татарстанда температура фонының тагын да түбәнәюе көтелә.
21 октябрьдә суыта: төнлә +3тән −2 градуска кадәр көтелә, көндез термометр баганалары +2..+7дән югары күтәрелмәячәк. Яңгырлы һәм урыны белән юеш карлы болытлы һава торышы фаразлана
Якшәмбегә каршы төндә, 22 октябрьдә, төбәкнең көнчыгышында яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз күләмдә явым-төшемнәр сакланачак. Көндез явым-төшемнәр бик аз. Һава температурасы төнлә 0..-3 градус, көндез 0..+4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 23 октябрьдә, чираттагы циклон башлану белән Татарстанда янә катнаш характердагы явым-төшемнәр булачак. Төнлә температура 0..-4 градус фаразлана, көндез +1..+6 градуска кадәр җылыта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев