Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ял көннәрендә дымлы һәм салкынча һава торышы саклана

Киләсе атна башында бераз кар явуы көтелә.

Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Аерым алганда, шимбә көнне, 28 гыйнварда, төнлә республикада һава температурасы −6..-11 (аязган вакытта −16 градуска кадәр), көндез исә −3..-8 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, 29 гыйнварда, температура фоны берникадәр түбәнәя. Төнге сәгатьләрдә температура −8..-13 (түбән урыннарда −17 градуска кадәр), көндез −5..-10 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында, 30-31 гыйнварда, төбәктә урыны белән бераз кар явуы көтелә.

Дүшәмбе көнне һава температурасы төнлә −12..-17, көндез исә −5..-10 градус булачак. Сишәмбе көнне җылы атмосфера үтеп керү нәтиҗәсендә берникадәр җылыта: төнлә температура −6..-11, көндез −3..-8 градус тәшкил итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев