Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңгыр, томан, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Температура фоны бераз төшәчәк.

Бүген, 26 мартта, көньяктан килгән циклон Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Температура фоны бераз төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы фаразлана. Явым-төшем 3 миллиметрдан 8 миллиметрга кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

Җил юнәлешен көньяктан төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 3-8 метрдан 7-12 метрга кадәр артачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев