Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Яшь гаилә» программасы буенча 2023 елда 432 яшь гаилә торак алды

Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара.

Үткән 2023 елда «Яшь гаилә» программасы буенча Татарстанда 432 яшь гаилә тораклы булды. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә 2025 елда «Яшь гаилә» программасы буенча дәүләт ярдәмен — «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» субсидиясен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республикада 2023-2025 елларга исәпләнгән әлеге субсидияләр программасын финанслау ел саен 100 миллион сумны тәшкил итә.

Программада Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан яшь гаиләләр катнаша һәм торакка норматив бәянең 30-35 проценты күләмендә дәүләттән субсидиягә дәгъва итә ала. 2024 елда 2 кешелек гаиләгә дәүләт ярдәменең максималь күләме — 2 миллион сумга якын, 3 кешелек гаиләгә — 2,5 миллион сум диярлек, 4 кешелек гаиләгә — 3,3 миллион сум, ә 5 кешелек гаиләгә 4,1 миллионнан артык сумны тәшкил итә.

2025 елда субсидия алу өчен 2024 елның март-апрелендә гаиләгә теркәлү урыны буенча муниципалитетның башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы. Субсидия алуга гаризаны моңа кадәр программага кермәгән яшь гаиләләр һәм 2025 елда субсидия алу өчен үткән елларда программага кергән яшь гаиләләр тапшырырга хокуклы.

Яшь гаиләгә документларны теркәү өчен кайда мөрәҗәгать итү турында тулырак мәгълүматны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында белеп була — www. minmol. tatarstan. ru.

Татарстанда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк проектын гамәлгә ашыру һәм «Яшь гаилә» программасы буенча субсидия бирү «Демография» илкүләм проекты максатлары һәм бурычларына ирешүгә тәңгәл килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев