Татарстанда яшь укытучыларның хезмәт хакына айлык өстәмә арткан
Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Татарстанда яшь укытучыларга өстәмә акча түләү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Өстәмә акчага хокукы булган педагогларның яшен 30дан 35 яшькә кадәр күтәрделәр, шулай ук акчаның күләме дә арттырылды, диелә ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда.
Өстәмә акчаның күләме 1 мең 111 сумнан 2 мең 510 сумга кадәр артты. Карар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев