Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

Көндез республиканың аерым районнарында боз явуы ихтимал.

Бүген, 18 июльдә, Татарстанда җылы, әмма тотрыклы булмаган һава торышы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика өстендәге күктә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар явачак. Көндез республиканың аерым районнарында боз явуы ихтимал.

Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан искән җил тизлеге секундына 5-10 метрга, урыны белән секундына кыска вакытта 15-23 метрга кадәр көчәячәк.

Чагыштырмача җылы төннән соң (+13...+18 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев