Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яз 20 градустан артып киткән температура сикерешләреннән башлана

Сизелерлек явым-төшем көтелми.

Февраль ахыры — март башында Татарстанда һава торышын антициклон билгеләячәк, 20 градустан артып киткән температура сикерешләре көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә, дип яза «Татар-информ».

Бу чорда республика территориясендә сизелерлек явым-төшем көтелми. Җомга, 28 февраль, шимбә, 1 мартта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы −10..-15 градус (аязганда −24 градуска кадәр), көндез −2..-8 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 2 мартта, төбәктә температура бераз күтәрелә: төнлә һәм иртән −8..-13 градус (аязганда −19 градуска кадәр), көндез −1..-6 градус булуы көтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе, 3 һәм 4 мартта, Татарстанда атмосфера процесслары үзгәрә башлый. Төньяк Атлантикадан антициклонга алмашка төрле интенсивлыктагы явым-төшем, буран һәм көчле җил белән циклоннар килә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы −7..-12 градус (3 мартта аязганда −16 градуска кадәр), көндез −1..-6 градус тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев