Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады
Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда — унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында — икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
«Нәтиҗәле һәм көндәшле икътисад» илкүләм проекты нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре дәүләттән системалы ярдәм, шул исәптән үз продукциясен шундый ярминкәләрдә тәкъдим итү мөмкинлеге ала.
Ярминкәләр уза торган һәр мәйданчыкка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар сатуга куелган продукцияләргә тәкъдим ителгән бәяләрне, ә ветеринария хезмәте һәм Федераль ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек хезмәте белгечләре продукцияләрнең сыйфатын контрольдә тотачак.
Алабугада язгы ярминкә 4 микрорайонның Мираж сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта узачак. Ярминкә һәр шимбә көнне 9 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев