Татарстанда ике хатын-кыз һәм өч ир-ат коронавирус инфекциясеннән вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 3 февральгә COVID-19дан 283 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат. 1933, 1951 елгы хатын-кызлар һәм 1940, 1959, 1966 елгы ир-атлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 3 февральгә COVID-19дан 283 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев