Татарстанда ике кунакханәгә үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү ясалган
Кунакханәләр үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында чаралар оештыру буенча хезмәтләр тәкъдим иткәннәр.
Татарстанда ике кунакханәгә үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү ясалган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Прокуратура хезмәткәрләре “Корстон-Казан” һәм “Ривьера” кунакханәләре аккаунтларының реклама тәкъдимнәрен тикшергән. Кунакханәләр үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында чаралар оештыру буенча хезмәтләр тәкъдим иткәннәр.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен законда билгеләнгән җаваплылыкка тартылачаклары турында җитәкчеләргә хәбәр ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев