Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда җиләк-җимеш, яшелчә һәм карабодай арзанайды

Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.

Татарстанда бер атна эчендә — 1-8 июльдә кайбер яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулай ук шикәр комы һәм карабодай бәясе кимегән. Татарстанстат шундый мәгълүматлар китерә.

Статистик ведомство мәгълүматлары буенча, бер атнада аеруча кәбестә арзанайган: аның бер килосы 17 процентка (37 сумнан 31 сумга кадәр) очсызракка сатылган. Моннан тыш, бәрәңге бәясе 10 процентка (бер килосы 54 сумнан 49 сумга кадәр) төшкән.

Шушы вакыт эчендә помидор бәясе 7 процентка (килосы 97 сумга кадәр), банан исә 3 процентка арзанайган, хәзер аның килограммы 94 сум тора. Бер килограмм шикәр комы һәм карабодай ярмасы 1,5 процентка (70 һәм 114 сумга) очсызланган.

Бу чорда кишер, киресенчә, 1,5 процентка (бер килосы 58 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Шулай ук сыер ите (бер килосы 478 сумга кадәр) һәм дөге (98 сум) бәясенең артуы күзәтелә, дип яза Татар-информ.

Фото: freepik.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев