Татарстанда иртәгә һава торышының начараюы көтелә
Көндез һава температурасы +11 градуска кадәр күтәреләчәк.
Иртәгә, 8 апрельдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һәм җилле һава торышы көтелә.
Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән, ә көндез бөтен төбәк буенча кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Иртән, көндез һәм кич көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык хасил булачак.
Төнлә һава температурасы −2...+3 градус булачак. Көндез һава температурасы +6...+11 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев