Татарстанда юеш кар һәм көчле җил көтелә
Болытлы һава торышы фаразлана.
Бүген Татарстанда метеошартларның начарлануы көтелә — болытлы һава торышы фаразлана, көндез яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«17 октябрьдә 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр секундына 15-20, урыны белән 25-28 метр тизлектә [көчле җил көтелә]», — дип кисәткән иде синоптиклар.
Гидрометеоүзәкнең кисәтүендә көчле җил икенче көнне дә сакланачак дип әйтелә. Термометр баганасы көндез +3тән +8 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев