Татарстанда кабат көчле буран, кар һәм җил көтелә
Юлларда — бозлавык.
29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Республикада кабат күп итеп кар явачак, буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шулай ук көчле җил фаразлана, тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда — бозлавык.
Буран вакытында күз күреме 1000 метр һәм аннан да күбрәккә начарланачак.
30 гыйнварда иртән һәм көндез кар күп явачак, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев