Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 104 кеше короновирус йоктырган

Алабугада соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 104 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 8, 18дән 30 яшькә кадәр — 11 , 30дан 50 яшькә кадәр — 37, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 12, 80нән 90 яшькә кадәр — 7 очрак ачыкланган.

Казанда — 59, Чаллыда — 13, Әлмәттә — 6, Түбән Кама районында — 5, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында — 3шәр, Апас, Буа һәм Лениногорск районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Саба, Сарман һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

22 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 378 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 533 кеше савыккан, узган тәүлектә — 24 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев