Татарстанда кичә 2238 кеше COVID-19 йоктырган
Шуларның 205е — 18 яшькә кадәр балалар.
Яңа вирус йоктырган 228 кеше хастаханәгә озатылган, 2010 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 1110, Чаллыда — 263, Түбән Камада — 97, Әлмәттә — 84, Азнакайда — 82, Яшел Үзәндә — 77, Бөгелмәдә — 67, Чистайда — 47, Әгерҗедә — 44, Лаешта — 29, Баулыда — 28, Югары Осланда — 25, Лениногорск районында — 23, Яңа Чишмәдә — 22, Нурлатта — 21, Кама Тамагында — 20, Сабада — 19, Тукайда — 16, Биектауда — 14, Ютазы һәм Питрәчтә — 13, Минзәләдә — 11, Аксубай, Кукмара, Спас районнарында — 10, Чүпрәледә — 9, Әлки, Мамадышта — 8, Арча, Менделеевск, Мөслимдә — 6, Алексеевск, Алабуга, Зәй, Балык Бистәсе, Теләчедә — 5, Буада — 4, Актаныш, Сарманда — 3, Балтачта — 2, Апас, Чирмешән районнарында берешәр кеше йоктырган.
11 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 62 727 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 43 679 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 1098 кеше.
Барлыгы 2 430 082 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 896 321 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. Кабаттан вакциналаштыруны 214 506 кеше үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев