Татарстанда кичә 3 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 15 июльгә COVID-19дан үлүчеләр саны 575 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1933 һәм 1961 елгы ике хатын-кыз, 1957 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 15 июльгә COVID-19дан 575 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев