Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 367 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада 1 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле.

Яңа вирус йоктырган 37 кеше хастаханәгә озатылган, 330 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 213, Чаллыда — 34, Яшел Үзәндә — 14, Чистайда — 13, Тукай районында — 11, Лаеш һәм Минзәләдә — 10, Югары Осланда — 8, Зәйдә — 6, Азнакай, Түбән Камада — 5, Менделеевск, Нурлат һәм Чирмешәндә — 4шәр, Биектау, Питрәч һәм Теләчедә — 3шәр, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Ютазыда — 2шәр, Аксубай, Актаныш, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 46 240 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 523 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 113 кеше.

Барлыгы 2 371 560 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 884 142 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев