Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда кичә 412 кеше COVID-19 йоктырган 

Алабугада 2 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле.

Яңа вирус йоктырган 74 кеше хастаханәгә озатылган, 338 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 255, Чаллыда — 80, Яшел Үзәндә — 9, Түбән Камада — 8, Тукай районында — 6, Югары Ослан, Лаеш, Мамадыш, Яңа Чишмәдә — 5шәр, Балтач һәм Буада — 4, Питрәчтә — 3, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мөслим, Теләчедә — икешәр, Әгерҗе, Апас, Арча, Әтнә, Кайбыч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

28 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 47 030 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 809 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 194 кеше.

Барлыгы 2 383 795 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 884 159 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 


Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев