Татарстанда кичә 50 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Чаллыда — 12, Әлмәттә — 5, Тукай районында — 3, Азнакайда — 2, Әгерҗе, Актаныш, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
6 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 764 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 478 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 13 кеше.
Барлыгы 1 015 753 кешегә прививка ясалган. Шулардан 876 326 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев