Татарстанда кичә COVID-19 йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.
Яңа вирус йоктырган 9 кеше хастаханәгә озатылган, 40 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 21, Чаллыда — 8, Тукай районында — 5, Әгерҗедә — 4, Мамадыш һәм Минзәләдә — өчешәр, Бөгелмәдә — 2, Зәй, Яшел Үзән, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
19 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 875 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 926 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 33 кеше.
Барлыгы 944 263 кешегә прививка ясалган. Шулардан 771 593 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев