Татарстанда кичә коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 15 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 8, Чаллыда — 15, Лениногорск районында — 8, Азнакайда — 2, Биектау, Лаеш һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
9 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 774 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 721 кеше савыккан, узган тәүлектә — 9 кеше.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев