Татарстанда кичә коронавирустан 5 кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1570 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1932, 1931, 1962, 1928 елгы дүрт хатын-кыз һәм 1988 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан 1570 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев