Татарстанда кичә коронавирустан 5 кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 31 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1587 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1956, 1953 елгы ике хатын-кыз һәм 1946, 1985, 1951 елгы өч ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 31 гыйнварга COVID-19дан 1587 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев