Татарстанда кичә коронавирустан 7 кеше вафат булган
Пандемия башланганнан бирле 4 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1612 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 7 кеше вафат.
1951, 1952, 1941, 1950, 1941, 1933 елгы алты хатын-кыз һәм 1943 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 4 февральгә COVID-19дан 1612 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев