Татарстанда кичә коронавирустан 9 кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 18 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 866 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 9 кеше вафат.
1933, 1941, 1957 һәм 1953 елгы 4 ир-ат, 1935, 1945, 1954, 1952 һәм 1935 елгы биш хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 18 октябрьгә COVID-19дан 866 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев