Татарстанда кичә тагын 49 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 11 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 30, Чаллыда — 10, Апас, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Мөслим, Питрәч һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
9 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 905 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 631 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 36 кеше.
Барлыгы 1 028 725 кешегә прививка ясалган. Шулардан 879 654 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев