Татарстанда көчле җил һәм 14 градуска кадәр җылылык көтелә
Явым-төшемнәр көтелми.
Бүген, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Аязучан болытлы һава булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итәчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә, Казанны да кертеп, аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәтә синоптиклар.
Көннең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы төнге +2..+7 градустан соң +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев