Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак
Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.
Киләсе елда Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 4 процентка артачак. Бу хакта финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов Дәүләт Советы комитеты утырышында белдерде.
«1гыйнвардан азык-төлек һәм дару бәяләре — 4 процентка, 1 сентябрьдән стипендияләр — 4 процентка, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр хакы — 4 процентка үсәчәк», — диде ул 2022 елга Татарстан бюджеты турында закон проекты буенча фикер алышуда.
Аюкасов әйтүенчә, киләсе елга республика бюджеты керемнәре — 294,8 миллиард сум, чыгымнар — 305,7 миллиард сум, бюджет дефициты 10,9 миллиард сум күләмендә планлаштырылган.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев