Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
11 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 143, Чаллыда — 8, Аксубай һәм Чистайда — 3шәр, Түбән Камада — 2, Яшел Үзән районында бер очрак ачыкланган.
3 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 573 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 632 кеше савыккан, узган тәүлектә — 30 кеше.
Барлыгы 378 048 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 270 193 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев