Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 1 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 31 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
14 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Чаллыда — 6, Тукай районында — 5, Алабуга, Лаеш, Мамадыш һәм Питрәч районнарында берешәр очрак ачыкланган.
17 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 998 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 476 кеше савыккан, узган тәүлектә — 110 кеше.
Барлыгы 438 586 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 325 756 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев