Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
10 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 21, Биектау һәм Чүпрәле районнарында икешәр, Әлмәт, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск, Нурлат, Саба һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.
7 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 665 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 713 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
Барлыгы 157 181 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 97 595е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев