Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. 

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.

16 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 10, Чаллыда — 11, Азнакай, Актаныш, Баулы һәм Яшел Үзән районнарында икешәр, Бөгелмә, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

8 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 698 очрагы расланган, соңгы тәүлектә 73 кеше.

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 786 кеше савыккан, узган тәүлектә — 73 кеше.

Барлыгы 162 884 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 102 260ы вакцинаның икенче дозасын алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев