Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 33 яңа очрагы расланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
13 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 8, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.
23 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 203 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 306 кеше савыккан, узган тәүлектә — 43 кеше.
Барлыгы 220 841 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 129 728е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев