Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
12 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 14, Чаллыда — 8, Әлмәттә — 3, Азнакай, Аксубай, Баулы районнарында икешәр, Әлки, Минзәлә, Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.
9 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 732 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 841 кеше савыккан, узган тәүлектә — 55 кеше.
Барлыгы 167 529 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 102 260ы вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев