Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы расланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 11, Чаллыда — 8, Минзәлә һәм Тукай районнарында — 3шәр, Бөгелмәдә — 2, Баулы, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.
24 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 237 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 373 кеше савыккан, узган тәүлектә — 67 кеше.
Барлыгы 225 941 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 132 398е вакцинаның икенче дозасын алган. 
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев