Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
20 кеше хастаханәләргә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 7, Бөгелмәдә — 4, Әгерҗедә — 2, Баулы, Чүпрәле һәм Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган.
6 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 19 633 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 664 кеше савыккан, узган тәүлектә — 58 кеше.
Барлыгы 152 787 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 97 595е вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев