Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы расланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 20 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 12, Чаллыда — 16, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында — 2шәр, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Менделеевск районнарында берәр очрак ачыкланган.
26 апрельгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 20 310 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 383 кеше савыккан, узган тәүлектә — 5 кеше.
Барлыгы 229 764 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 144 029ы вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы,
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. 122 бердәм номеры,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев