Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 15 сентябрьгә COVID-19дан 712 үлем очрагы теркәлгән.
Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.
1936, 1938 һәм 1949 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 15 сентябрьгә COVID-19дан 712 үлем очрагы
теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев