Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын 2 яңа очрагы расланган

Алабугада бүгенгә COVID-19 белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
6 кеше хастаханәләргә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 6 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 14, Нурлатта 5 кеше коронавирус йоктырган. Кама Тамагы, Лаеш, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.
9 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6740 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5563 кеше савыккан, узган тәүлектә — 16 кеше.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 2 яңа очрагы расланган.
1954 елда туган хатын-кыз яңа коронавирус инфекциясе белән ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Халәт озакка сузылган йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе аркасында катлауланган. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1934 елда туган ир-ат Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Аның җитди хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев