Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең тагын бер яңа очрагы расланган
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 74кә җитте.
Татарстанда тагын бер кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Татарстанда бу — 74нче очрак.
1974 елда туган ир-ат Казандагы госпитальгә салынган. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы исәпләп чыгарганча, COVID-19 белән авыручылар саны 31 миллионнан артып киткән, шуның 970 меңе вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев