Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын бер үлем очрагы теркәлгән

Чаллыда яшәүче 1949 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 33 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
11 кеше хастаханәләргә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 3 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 9 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр — 6, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 18, Биектауда — 3, Саба — 2 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Актаныш, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Питрәч, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
16 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5126 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 3979 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 31 кеше. 
Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 26 кешегә җиткән. Чаллыда яшәүче 1949 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. 
19 майда пациентны Чаллыдагы 2нче шәһәр хастаханәсенең терапевтика бүлегенә китергәннәр. Ул коронавирус инфекциясе һәм пневмониянең авыр формасы, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле кискен өзлегүләрдән интеккән. Хәле бик авыр булганлыктан, ир-атны реанимация бүлегенә салганнар.
Әмма дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәгән. Аның хәле авыр булып калган һәм 23 майда пациентның йөрәге тибүдән туктаган.
Үлемнең сәбәбе — яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе. Вирус идентификацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев