Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кеше үлгән
Барлыгы 15 октябрьгә COVID-19дан 94 үлем очрагы теркәлгән.
77 яшьлек Чаллы кешесе вируслы пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.
Казанда яшәгән 67 яшьлек хатын-кыз шулай ук хастаханәгә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән китерелә. Авыруның хроник чирләре дә була. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Ике очракта да вирус идентификацияләнгән.
Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.
15 октябрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 94кә җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев