Татарстанда коронавирус йоктырган 32 кешене хастаханәгә озатканнар
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 53 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8, 30дан 50 яшькә кадәр — 11, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 13, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 29, Түбән Камада — 4, Чаллыда — 3, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск районнарында — 2шәр, Әгерҗе, Азнакай, Арча, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
2 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 18 082 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 692 кеше савыккан, узган тәүлектә — 107 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 82 709 кешегә прививка ясалган. Шулардан 20 044 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев