Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
17 кеше хастаханәләргә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 18, Чаллыда — 6, Минзәләдә — 2, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Спас районнарында берешәр очрак ачыкланган.
10 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 21 784 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 941 кеше савыккан, узган тәүлектә — 149 кеше.
Барлыгы 415 386 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 292 587 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. МФЦга мөрәҗәгать итү,
5. Поликлиниканың контакт номерына шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев