Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 3 хатын-кыз үлгән
Пандемия башланганнан бирле 22 июльгә COVID-19дан үлүчеләр саны 592 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1928 һәм 1946 елгы 2 ир-ат, 1941, 1946 һәм 1947 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 22 июльгә COVID-19дан 592 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев